Иясе.
Тора-бара безнең үзебезнең җырчыларыбыз, биючеләребез, баянчыларыбыз да булды. Ләкин беренче вакытларда Цесарский авырулардан да, эч пошудан да дәвалады. Ул бу эшләрнең икесен дә уңышлы башкара иде. Ул «һәр эшкә ярый торган» врач иде.
АЛТЫНЧЫБҮЛЕК
Ровно — Костополь шоссесы буйлап өч фурманка бара. Фурманкаларга яхшы һәм көр атлар җигелгән булса да, алар ашыкмыйча атлыйлар.
Аларның беренчесендә — немец офицеры. Ул, әйләнә- тирәсенә игътибарсыз һәм чирканып карап, сузылып утыра. Аның янында хәрби форма кигән, җиңенә ак материя бәйләгән һәм пилоткасына «өч теш» таккан кеше утыра.
Калган ике фурманка полицейскийлар белән тулган. Алар төрлечә киенгәннәр. Кайберләре хәрби чалбар белән гади авыл пиджагы, башкалары гимнастерка кигән, ә башларында — гади картуз, өченчеләре сүтеп алынган петлица эзләре беленеп торган кызылармеец обмундиро- ваниесе кигән. Ләкин барысының да җиңнәрендә — «щуцполицай» дип язылган ак бәйләвечләр. Крестьяннар бу бәйләвечләрне «опаскалар» дип атыйлар.
Беренче фурманкадагы офицер белән полицейский,— анысы өлкәннәре булса кирәк,— яхшы утырсалар да, калган ике фурманкадагы полицайлар ничек кирәк алай утырганнар, авыз күтәреп җырлап, сасы тәмәке пыскытып баралар. J
Гади күренеш: фашист офицер җитәкчелегендәге бандитлар кайсыдыр авылның буйсынмас кешеләрен тузгытырга баралар.
Шоссе — туры һәм ачык. Тирә-якта — кырлар, болын- ' ■ нар, ерактарак — урман. Юлда хәрәкәт шактый җанлы. Вакыт-вакыт фурманка яныннан зур тизлек белән немецларның йөк машинасы яки җиңел машина үтеп китә. Машина фурманканы узып киткәндә яки каршыга очраганда, офицер тагын да кукрая, шау килеп җырлап баручы кешеләренә ачу белән кычкырып куя һәм, уң кулын алга ташлап, каршыга килүче немецларны сәламли. Билгеле, коллегалары матур автомобильләргә утырып йөргәндә, офицерга «түбән раса» кешеләре белән фурманкага утырып бару күңелле эш түгел.
Менә өч сәгать инде, фурманкалар, юл тирәсендәге хуторларда яшәүчеләрнең котын алып, шоссе буйлап баралар. Алар күренүгә кешеләр өйләренә кереп качалар да тәрәзәләреннән куркышып карап торалар.
Менә алда, шосседа бик матур зур җиңел машина күренде. Юл кыр буйлап сузыла. Фурманкадагы офицер, урыныннан торып, әйләнә-тирәне игътибар белән күздән кичерде. Бу машинадан башка артта да, алда да беркем күренми. Шуннан соң ул, арттагы фурманкаларга таба борылып, кулын күтәрә. Җыр һәм шау-шу шунда ук тына.
Машина якынлаша. Офицер янында утырган полицай, фурманкадан төшеп, тиз генә алга таба китә. Машина аның турына килеп җиткәч тә, ул, өйрәнүдәге кебек, аңа танкка каршы граната ыргыта. Граната машинаның артында шартлый. Шартлау дулкыны бик матур «оппель- адмирал»ны юл янындагы канауга аудара.
Арткы фурманкаларда бугаз киереп җырлап барган «егетләр», кулларына коралларын алып, ауган автомобильгә ташланалар. «Полицайлар»га командалык итүче офицер да шунда ук тора.
— Молодец, Приходько!— ди ул граната ыргыткан «полицай»га русчалатып.— Яхшы ыргыттың. Оппель әйләнеп төште, ә пассажирларцг исән-сау.
Машинадан бераз кыяфәтләре киткән һәм куркынган ике фашистны тартып чыгаргач, шул ук офицер алар белән немецча сөйләшә башлый:
— Әфәнделәр, борчылмавыгызны үтенәм! Мин немец армиясе лейтенанты Пауль Зиберт. Кем белән сөйләшүемне белергә теләр идем?
Саргылт чәчле һәм бетчәлерәк битле картрак офицер җ^вап бирә:
— Мин рейхскомиссариатның бүлек начальнигы майор граф һаан. Ә бу,— ул икенчесенә төртеп күрсәтте,— империя элемтә киңәшчесе, Берлиннан килгән Райс.
— Бик яхшы,— ди лейтенант.— Сезнең машинагыз зыянланды бугай. Арбага күчеп утыруыгызны үтенәм.
— Аңлатып бирегез әле, нәрсә булды!— дип таләп итә граф.— Мин бернәрсә дә аңламыйм.
Ул тагын нәрсәдер белергә тели, ләкин лейтенант үзенең кешеләренә ишарә ясый. Алар, фашистларны тотып алып кулларын бәйлиләр дә, аларны фурманкаларга салалар.
0499. Кечле’рухлылар — 5 65
Юлның беренче борылышында ук фурманкалар шосседан читкә борылалар һәм, озак та үтми, безнең партизаннар «маягы»на килеп җитәләр. Монда «немец офицеры», киемнәрен салып, комбинезон кия һәм чынлыкта кем булса, шуңа — Николай Иванович Кузнецовка әйләнә.
Көн саен Кузнецов обстановканы өйрәнә, разведкадан кайткан иптәшләр белән һәм постларда тотып алынган җирле кешеләр белән озаклап сөйләшә. Ләкин Кузнецов, барыннан да бигрәк, плен алынган гитлерчылар белән кызыксына. Үзен Пруссия кешесе итеп күрсәтергә булганлыктан, ул Көнчыгыш Пруссия турында, аның экономикасы, табигате, халкы турында жулына төшерә алганнарның бөтенесен укып чыкты; ниһаять, ул бу өлкәне һәм аның үзәге Кенигсберг шәһәрен гүяки шунда туган һәм гомере буе шунда яшәгән кеше кебек яхшы итеп күз алдына китерә башлады.
Плен төшкән гитлерчылар белән сөйләшү аңа бу заня- тиеләрдә ярдәм итә иде.
Ләкин без кулга төшергән пленныйлар Николай Ивановичны һич тә канәгатьләндерми иде.
— Кешеләр түгел, ниндидер ахмаклар шунда!—диде ул миңа бервакыт беседаларның берсеннән соң.— Борып йөртелә торган манекеннар! «Хайль Гитлер» белән «Гитлер капут»тан башка бернәрсә дә белмиләр. Нинди дә булса әһәмиятлерәк нәрсә турында сораша башладың исә, кулларын гәүдәләре буена сузып, катып калалар да: «Мин солдат һәм политиканы аңламыйм!» диләр. Сөйләшәсе дә килми.
— Профессорны мин сезгә кайдан алыйм соң?— дидем мин көлеп.
— Мин үземә чын «тел», күпне белүче һәм күпне сөйли алучы озын «тел» алып кайта алыр идем.
— Ничек итеп?
— Бер операция уйлап таптым. Сезнең рөхсәтегез генә кирәк.
Әнә шулай итеп «хәрәкәтчән засада» планы килеп чыкты.
Хәрби дәреслекләрдә әйтелгәнчә, гадәттәге засада түбәндәгечә үткәрелә: сугышчылар, мәгълүм урыннарда качып утырып, дошманның килеп чыгуын көтәләр дә аңа һөҗүм итәләр. Ә инде ышыкланмаган шоссе булса һәм әйләнә-тирәдә басу гына булса — кайда засада ясыйсың? Әнә шуңа күрә дә Николай Иванович, аның сүзләре беләң 66
әйткәндә, фурманкалар белән «хәрәкәтчән засада» үткәрергә булды.
Аның күзе юкка гына матур «оппель-адмирал»га төшмәгән. Бу машинадагы пассажирлар чыннан да бик кызыклы табылдык булып, чыннан да озын «телләр» булып чыктылар.
Лагерьда Кузнецов пленныйлар янына шул ук немец лейтенанты формасында килде. Германия армиясендә урнашкан әдәпне саклап, ул аларны формасына китереп сәламләде.
— Утырыгыз,— дип караңгы чырай белән генә тәкъдим итә әдәпле лейтенантка майор һаан, бүрәнәгә күрсәтеп. Палаткада утырырга башка урын булмый.
— Үзегезне ничек хис итәсез?—дип сораша ягымлы гына итеп Кузнецов.
Ләкин фашистларның кәефе ул кадәр үк яхшыдан түгел.
— Әйтегез әле, без кайда һәм болар барысы да нәрсә дигән сүз?
— Сез рус партизаннары лагеренда. i
— Ни өчен соң сез, немец офицеры, безнең дошманнарыбыз лагеренда?
— Мин рус.
— Нигә сез дөрес булмаганны сөйлисез!—дип ачулана башлый граф.— Сез немец, сез үзегезнең фюрерыгызга хыянәт иткәнсез!
Кузнецов юл куярга була.
— Мин, сугыш оттырылды, дигән нәтиҗәгә килдем. Гитлер Германияне һәлакәткә алып бара. Мин үзем руслар ягына чыктым, сезгә дә ачыктан-ачык сөйләргә киңәш бирәм.
Фашистлар озак киреләнмиләр. Тиздән Кузнецов белән алар арасында ачыктан-ачык сөйләшү башлана. Бу әңгәмәдә Николай Иванович үзен дә, үзенең немец телен белүен дә тулысынча тикшерә алды. Шуның өстенә граф һаан Кузнецовның «якташы» булып чыкты. Ул Кенигс- бергта яшәгән икән.
Күп санлы яшерен документлар белән бергә, пленный- лардан топография картасы табылды. Аңарда Украина һәм Польша территориясендәге, шулай ук Германиянең үзендәге юллар һәм гитлерчыларның элемтә средство- лары тулы төшерелгән иде. Бу кыйммәтле картаны өйрәнгәндә, Кузнецов үзенә аңлашылмаган бер линиягә игъти
бар итте. Бу линия, Винница шәһәреннән ун километр ераклыктагы Якушинцы һәм Стрижевка авыллары арасында башланып, Берлинга кадәр сузыла иде.
Украинадагы кечкенә генә авыллар белән Гитлер Германиясенең башкаласы арасында нинди элемтә булырга мөмкин соң?
Бу сорауга граф һаан да, империя элемтә киңәшчесе Райс та озак вакыт җавап бирергә теләмәделәр.
— Бу — дәүләт сере,— диде һаан.
Без исә нәкъ әнә шуңа күрә дә Берлин — Якушинцы линиясе белән кызыксындык та. Кузнецовка пленныйлар- дан тиешенчә допрос алырга туры килде.
— Ул — җир астыннан сузылган, броняланган күп тамырлы кабель,— ди ахыр чиктә Райс Кузнецовның каты күз карашы астында.
— Нәрсәгә кирәк ул?
— Ул Берлинны Якушинцы авылы белән тоташтыра.
— Мин анысын картадан да күрәм... Ә ни өчен соң нәкъ менә Якушинцы авылы белән?
— Фюрерның ставкасы шунда,-—дип әйтеп куя те- ләр-теләмәс кенә империя киңәшчесе.
— Бу кабель кайчан сузылды?
— Моннан бер ай элек.
•— Кем эшләде?
— Руслар. Хәрби пленныйлар.
— Рус хәрби пленныйларына Гитлер ставкасының кайда урнашуы кебек серне ышандылармыни?
— Аларны куркынычсызландырдылар. - *
— Сез нәрсәне күздә тотасыз?
Фашистлар дәшмиләр.
— Сез нәрсәне күздә тотасыз?—дип кабатлый Кузнецов, һәм аның йөзе үзгәреп китә.— Аларны юк иттеләрмени?
Фашистлар дәшмиләр.
— Алар ничә кеше иде?
— Хәрби пленныйлармы?— дип мыгырдап куя һаан.— Унике мең.
— Унике меңнең барысын дамы?..
— Ул бит гестапо эше.
— Унике мең кеше!
— Гестапо бит!—дип кабатлыйлар фашистлар.
Кузнецов табигате белән үк сабыр кеше иде. Мин аның нервлануын, тавыш күтәргәнен, үзенең ачуына ирек
биргәнен хәтерләмим. Ләкин бу юлы ул түзә алмый. Аның йөрәгендәге көннән-көн көчәеп килгән тыелгысыз үч алу теләге ерткычларны физик юк итү омтылышы булып тышка чыга.
Шушы көннән Кузнецов үзен Ровнога җибәрүне тагын да ныграк үтенә башлады.
— Мин әзер,— дип исбат итә башлады ул.—Күрдегезме, менә бу ике гитлерчыда минем немец икәнлегемә хәтта шик тә тумады.
Чыннан да, һаан һәм Райс белән булган вакыйга Кузнецовның хәзерлеген бик яхшы тикшерү булды. Телне ул чыннан да бик яхшы белә, шулай ук Пруссиянең бай юнкер семьясы калдыгы, аксөяк офицер манерларын да бик яхшы үзләштергән иде.
Тел мәсьәләсенә килгәндә, Кузнецов, гомумән, тумыштан ук лингвист иде. Лагерьга килгәнгә кадәр ул украин телен бөтенләй белми иде. Украинада аз гына булган арада да, хуторларда булып, украин партизаннары белән аралашып, ул украин телен тиз үзләштерде, украин җырларын өйрәнде. Крестьяннар аны чын «хохол» дип санадылар. Без поляклар яши торган урыннарга килеп чыккач, Николай Иванович полякча сөйләшә һәм хәтта полякларның милли гимнын җырлый башлады. Ул чит телләрне искиткеч тиз үзләштерә иде.
Борчылу тудырырлык кайбер вак-төякләр булмаган булса, Кузнецовны җибәрүне кичектермәскә дә мөмкин булыр иде. Шундый «вак-төякләр»нең берсе Николай Ивановичның кайчакларда төштә сөйләшүе булды. Билгеле, төшендә ул русча сөйләшә иде.
— Моның сезне тоттыруы мөмкин,— дидем мин аңа.— Сез русча сөйләшүне онытырга тиеш. Нәкъ менә — онытырга. Немецча гына сөйләшегез, немецча гына уйлагыз. Сөйләшергә кеше юкмы? Цесарский янына барыгыз, аның белән сөйләшегез...
— Яхшы,— дип риза булды Кузнецов.— Мин тырышып карармын.
Ул үзләре турында саран сөйләүче, үзләрен күбрәк эшләре белән күрсәтүче кешеләр исәбенә керә иде. Беренче карашка Николай Иванович кеше белән аралашырга яратмаган кебек булып күренә, ләкин мин аны якыннан- рак белә барган саен, аның мондый аралашмаучан булуының яшертен характерлы булудан һәм үзе турында югары фикердә булудан түгел, бәлки үз тормышында башка кешеләрне таңга калдырырлык яки нәрсә беләй булса да гаҗәпләндерерлек бернәрсә дә тапмый торган совет кешесенең тыйнаклыгыннан килүен яхшырак күрдем. Ул үзенең биографиясен бик гади дип саный һәм тормышлары давыллы, вакыйгаларга бай булган һәм аны- кыннан кызыграк булып күренә торган кешеләрдән еш кына көнләшә иде.
Ничектер бервакыт, аудан кайтышлый, без аның белән сөйләшеп киттек. Салкын көзге көн уртасы иде. Вак яңгыр сибәли. Без икебез дә шактый арыган, һәрберебез үз кайгыСы турында уйлый һәм сирәк-мирәк кенә берәр сүз әйтеп куя. Сизмәстән генә без икебезнең дә яхшы белгән һәм яраткан кешебез Саша Творогов турында сөйләшеп киттек.
— Творогов утыз яшьләренә үзләренең биографияләрен өч томлы итеп яза алырлык кешеләр исәбенә керә иде,— диде Кузнецов, көнләшүен яшермичә.
— Ә сез, Николай Иванович, үзегез турында, үзегезнең тормышыгыз турында, әйтик, өч томда булмаса да, бер томда яза алмас идегезмени?— дидем мин.— Сезнең тормышыгыз шулкадәр бернәрсә дә язмаслык кызыксыз үттемени?
— Юк, мин үземнең тормышымнан канәгать түгелмен, дип әйтмәс идем,— дип җавап кайтарды Кузнецов, уйланып.— Ләкин тормышына сокланырлык кешеләр була. Аларга ошарга тырышасың. Минем кайбер иптәшләрем Истаниядә сугыштылар, Халхин-голда японнарга каршы сугыштылар, фин сугышында катнаштылар, ә минем нәрсәм бар? Минем тормышым иң гади тормыш; андый биографияле йөзләрчә мең кешеләр табылыр. Минем ата- аналарым гади крестьяннар. Без дүрт бала идек — апаларым Лида белән Агафья, энем Виктор һәм мин. Ир балалар арасында мин олысы. Җиде яшемдә укырга кердем. Минем хәтерем бик яхшы иде. Мин җиде яки сигез яшемдә Лермонтовның «Бородино»сын күрми ятладым. Әле дә хәтерлим, әтием минем кычкырып укуымны ярата иде:
Ялкынланып әйтте ул шул чакта:
«Москва-.түгелме соң, дуслар, артта?
Үлик шуның төбендә, Нәкъ туганнар безнең үлгән кебек!» Без үләргә шунда сүзләр -бирдек һәм үзебез биргән сүздә тордык Бородино көнендә...
Шигырьне укып бетергәннән соң, Кузнецов сүзендә дәвам итте:
— Мин әйтергә онытканмын, без Уралда Свердловск өлкәсендә Зырянка авылында яшәгән идек. Авыл зур — өч йөзләп хуҗалык, барысы да ярлылар, мәктәбе кечкенә — дүрт кенә класс. Анда укып бетерә алуым өчен мин Прохоровлар семьясына бурычлымын. Бу гаҗәеп кешеләр мине тәрбияләү өчен бик күп көч куйдылар. Мин аларга әле дә рәхмәт укыйм. Аннары миңа район үзәгенә, Талицага китәргә туры килде. Мин анда ялгызым яшәдем; фатир өчен һәм ашаган-эчкән өчен әтием түли иде. Төмәндә техникум тәмамладым, аннан Коми-Пермяк автономияле округына — Кудымкарга киттем. Анда үземнең специальность буенча эшләдем. Шулай килеп чыкты инде — шул вакыттан бирле миңа туганнарым белән сирәк күрешергә туры килде. Әле дә исемдә, егерме тугызынчы елны өйгә кайттым — әтием инде үлгән, әнием семья белән берүзе азаплана иде. Әле дә исемдә, мин комсомол костюмы киеп кайттым — ул чакта кайбер комсомолецлар форма киеп йөриләр иде. Әнигә әйтәм: әни, дим, ни өчен коммунага кермисең? Авылыбыз белән янәшә генә «Красный пахарь» дигән коммуна бар иде; ул инде унтугызынчы елда ук оештырылган иде. «Куркам», ди. Өч көн үгетләдем ү^ен. Шулай да күндердем. Карчыкның колхозда ничек эшләвен икенче елны кайтып карамакчы идем дә, булмады. Әнә шулай итеп, шул вакыттан бирле туган якларда булганым юк. Сугыш беткәч, әлбәттә, кайтып килергә кирәк.
Ул тынды, бераз уйга калды һәм яңадан сөйли башлады:
— Шул вакыттан бирле туганнардан энекәшем Викторны гына күрдем. Ул Кудымкарга килде. Ул чагында Виктор Свердловскида, Уралмашзаводта эшли иде. Күп кенә кызык нәрсәләр сөйләде, мактанып та алды. Үзенең сөйләве белән мине дә кызыктырды. Свердловскига китегем. Уралмашзаводка конструкторлык бюросына кердем һәм читтән торып индустрия институтында укый башладым. Бик укыйсым килә иде. Китапларны бер-бер артлы йотлыгып укыдым...
— Немец телен дә шул вакытта өйрәндегезме?— дип сорадым мин.
— Әйе, шул вакытта башладым... Мин аңа очраклы рәвештә генә тотындым. Аңа кадәр үземдә телләрне өйрәнүгә сәләтем бардьгр дип беркайчан да уйлаганым юк иде. Безнең заводта чит ил белгечләре, немецлар бар иде. Миңа алар белән эш итәргә туры килә иде. Гольф чалбар кигән берәү килә дә такылдый башлый, бармаклары белән чертежга төртеп күрсәтә, исбат итә... Мин алар белән шактый җитез аңлашырга өйрәнгәнлегемне сизми дә калдым. Немец теле мине бик нык кызыксындырды. Гёте әсәрләрен үз телендә укыйсым килә башлады. Тәрҗемәдә әсәр ул кадәр көчле булмый бит. Мин — бу юлы да — читтән торып укырга чит телләр курсына кердем. Уку шактый тиз барды. Бер яктан, курс — грамматика, сүзлекләр, классикларны тәрҗемә итү, ә икенче яктан — немец инженерлары, сөйләү практикасы. Әнә шулай итеп өйрәндем. Утыз алтынчы елны мин инженерлык дипломы якладым һәм беләсезме ничек?— Кузнецов күзләрен кыса төште.— Немец телендә якладым. Шаккатырасы килде!— Бераз дәшми торды.— Свердловскидан мин Москвага эләктем, ел ярым чамасы заводта эшләдем, аннары сугыш башланды...
Ул яңадан дәшми торды.
— Сезнең туганнарыгыз Москвада калдымы?—дип, көтмәгәндә сорап куйды Кузнецов.
— Хатыным калды,— дип җавап бирдем мин.— Улым үзе теләц армиягә китте.
—■ Сез алар турында нәрсә булса да беләсезме?
— Бернәрсә дә белмим диярлек.
—'.Менә мин дә үземнекеләр турында бернәрсә дә диярлек белмим. Энемнең армиядә икәнен беләм. Беренче көннән үк. Октябрьда Вязьма янында чолганышка эләккән. Ай буена, ач килеш, урманнарда йөргән, көчкә котылып чыккан. Волоколамскига, аннан Москвага эләккән. Беләсезме — Ржев вокзалыннан шалтырата миңа. Эшелон киткәнче без аның белән ике сәгать бергә булдык. Хәзер кайдадыр ул — белмим. Очып китәр алдыннан аңа кыр почтасына хат язган идем...
Безнең сөйләшүебез һич көтелмәгәндә бүленде. Без куаклар арасында ниндидер җан иясе барлыкны сиздек. Аның өзек-өзек сулыш алганы аермачык ишетелә иде. Сүз дә берләшмәстән, коралларыбызны хәзерләп, куаклар янына якыная башладык.
Без бик кечкенә генә, алты-җиде яшьләр чамасындагы бер малайны күрдек. Ул башын артка ташлап ята иде.
Малай безнең дәшүебезгә ишетелер-ишетелмәс кенә җавап бирде.
Аның кыяфәте куркыныч иде. Гәүдәсе ябык, күп-күм- гәк тиресе аркылы кабыргалары күренеп тора, аяклары коточкыч нәзек. Ниндидер сәләмә кигән. Аягында үлекле яра. Малай, җансыз төсле томанлы күзләре белән безгә карап, бөрешенә иде. Ул әйткән берничә сүздән без аның исеме Пиня икәнен, анасын эзләп геттодан качып китүен, еврейләр белән бергә анасын фашистлар шәһәрдән алып чыгып китүен белдек. Ул анасын ни өчендер урманнан эзләгән. Адашкан. Ике-өч тәүлек куаклар арасында яткан.
Николай Ивановичның йөзләре агарды, ул яңак сөякләре ачык күренерлек итеп иреннәрен кыскан. Ул, бер сүз дә әйтмичә, өстендәге телогрейкасын салды да, авырттырырмын дип курыккан кебек, саклык белән генә малайны телогрейка белән төрде һәм, аны күтәреп, кызу адымнар белән лагерьга таба юнәлде.
Кич белән ул минем янга килде һәм үзен тизрәк Ровного җибәрүне яңадан үтенә башлады.
Мин аның түземсезлеген аңлый идем. Ул, дошманга каршы актив көрәшү өчен, аны күрергә тели иде. Ул шушы омтылыш белән яшәде. Бу аның дәрте, аның хыялы иде. Кузнецовны отрядта тотып калу көннән-көн кыенлаша барды.
Лагерьдан якында гына, Вороновка авылы янында без самолет төшү өчен уңай болын таптык. Мәйдан зур, ләкин тигез урыны чак кына җитәрлек. Самолетны утырту өчен очучыдан зур төгәллек таләп ителә.
Москвадан безгә сугыш припаслары җибәрергә вәгъдә иткәннәр иде, ә Москвага без үзебез кулга төшергән әһәмиятле документларны һәм яралыларны җибәрмәкче булдык.
Без мәйданның координатларын хәбәр иттек һәм самолетның булачагы турында хәбәр алдык.
Кочетков, аэродром эшләре буенча белгеч буларак, учакларны тиешенчә планлаштырды: аларның берсе мәйданның чиген күрсәтә, ә башкалары, җиргә төшүнең юнәлешен һәм урынын күрсәтеп, Т хәрефе формасында урнаштырылды.
Аэродромга килү юлларында, өч-биш километр ераклыкта безнең яшерен сакчы постларыбыз куелды.
Безнең ике төн буе көтүебез юкка гына булды, самолет өченче төндә генә килде. Ләкин, бәхетссзлеккә каршы, тагын бер бәла килеп чыкты.
Самолет күренүдән бер сәгать элек, кечкенә генә елга ягыннан куе томан күтәрелә башлады. Җир өстенә җәелеп, ул мәйданны тәмам каплады. Нәрсә эшләргә? Без очучыга, машинаны җиргә төшерү куркыныч, дип сигнал бирә алмый идек — андый сигнал бирү турында сүз куе- шылмаган иде.
— Виктор Васильевич,— дидем мин Кочетковка,— учакларны ныграк яндырыгыз, бәлки ут белән томанны тарата алырбыз.
Учаклар ялкынланып яна башлады, ләкин томан таралмады.
Моторлар тавышы ишетелде.
— Воздух! Утны көчәйт!—дип команда бирде Кочетков. Менә шушында аның көчле тавышы ярап куйды!
Томан арасыннан күренер-күренмәс кенә самолет мәйданчык өстенә килеп чыкты һәм читкә таба очып китте.
— Китте — төшәргә ярамаганны аңлады,— дип уйладым мин. Ләкин кинәт яңадан мотор тавышы ишетелде.
— Килә, килә!
— Төшәргә булгандыр.
Самолет тавышы көчәя барды. Самолетны күрмәсәк тә, тавыш буенча без инде, аның мәйданчык өстендә икәнен аңладык. Кинәт яктырып китте һәм коточкыч шытырдау ишетелде.
Томан аркасында очучы Т билгесен күрмәгән һәм самолетны башка урынга төшерде.
Мәйданчыкның кырыенда, кечкенә генә елгадан берничә метр ераклыкта, машина борыны белән җиргә кадалган. Аңардан, кулларына пистолетлар тотып, очучылар, штурман һәм радист сикереп чыкты. Үз кешеләрне күргәч, алар пистолетларын яшерделәр һәм хәлсезләнеп җиргә утырдылар. Мин экипажның командиры белән исәнләштем. Аның маңгае канлы иде.
— Сез яралангансыз?
— Зарар юк. Ә менә ул,— капитан самолетны күрсәтте,— үлем ярасы алды.
Экипаж белән бергә безнең механик Ривас машинаны карап чыкты һәм бернәрсә дә эшләргә мөмкин түгеллеген раслады: бөтенләй ватылып беткән. Шассие ватылган, 74
канатлары һәм баклары тишелгән. Ремонт кына җитми, частьларын алыштырырга кирәк.
Никадәр генә кызганыч булса да, бердәнбер мөмкин булган чара — самолетны яндыру, ә янмаган частьларын елгага ташлау иде.
Партизаннар машинаны тиз генә бушаттылар, пулеметларын һәм алырга мөмкин булган башка частьларын алдылар. Аннары, канатлары һәм баклары астына салам салып, бензин сиптеләр дә ут төрттеләр.
Самолет ялкын белән капланды, баклары шартлады, һавага куе төтен күтәрелде. Ә без, дәшми-тынмый гына читтә торып, Ватаныбызның җанлы вәкиле белән хушлашкан кебек, самолет белән хушлаштык. Без дә, очучылар да үзебезне беркадәр гаепле сиздек. Ләкин безнең гаебебез нәрсәдә? Ләгънәт томан!
Бу хәл героик Сталинград оборонасы көннәрендә, нәкъ менә совет кешеләренең бөтен көчләре фашист яуларына каршы көрәшкә тупланган көннәрдә булды. Безне, ерактагы Сарны урманнарында көрәш алып баручы совет кешеләрен, Ватаныбыз онытмады...
Икенче көнне отрядта митинг булды. Без бу самолет урынына дошманның ун самолетын юк итәргә һәм сугышта кулга төшерелгән кыйммәтле нәрсәләрне яңа машиналар төзү өчен Москвага җибәрергә ант иттек. Дошман тылында булсак та, без үзләренең саклык акчаларын армиябез өчен кораллар төзүгә бирүче эшчеләрнең, колхозчыларның, совет интеллигенциясенең патриотик хәрәкәтен якладык.
Ышанычлырак мәйданчык эзләү яңадан башланды. Бу эзләнүләр вакытында без самолетлар төшү өчен яраклы урын күрсәткән һәм шуның белән отрядка зур файда китергән кешеләр белән очраштык.
ҖИДЕНЧЕ БҮЛЕК
Разведчиклар берничә көн элек лагерьдан егерме километрлар чамасы ераклыкта, юлларның берсендә билгесез кешеләрнең сөт продуктлары төягән дошман олавына һөҗүм иткәнлекләрен хәбәр иттеләр. Фашистларны үтереп бетергәннәр, ә продуктларны алып крестьяннарга өләшкәннәр. «Безнең разведчикларыбызның берәрседер әле»,— дип уйладым мин. Иптәшләрдән сораштым — беркем бернәрсә белми. Берничә көннән тагын яңалык: олы юлда кемдер немецларның җиңел машинасын туктаткан. Машинада, ике солдат белән бергә, район жандармериясе, шефы — майор булган. Алар үзләре белән кул-аяклары бәйләнгән биш крестьянны алып китеп баралар икән. Билгесез кешеләр жандармерия шефын һәм солдатларны атып үтергәннәр, ә крестьяннарны өйләренә кайтарып җибәргәннәр.
Мәгълүматлар ачык түгел һәм аларны ачыкларга кирәк иде. Ләкин алар отрядта бик зур шатлык тудырдылар, партизаннарның рухын күтәрделәр:
— Димәк, без монда ялгыз түгел икән!
Аларның, бу билгесез көрәштәшләребезнең, кемнәр икәнлеген мөмкин кадәр тизрәк беләсе килде.
Разведчикларга якын-тирәдәге барлык авыллардан белешергә, бу тирәләрдә бездән башка тагын кемнәрнең партизанлык итүләрен крестьяннардан сорашырга кушылды. Ләкин көннәр үтте, ә без бернинди яңалык та белә алмадык.
Без чыннан да яныбызда, сан ягыннан зур булмаса да, яхшы коралланмаган булса да, бер-берләреннән аерылган булса да, ләкин немец илбасарларын юк итәргә хәзер торулары белән көчле булган совет патриотлары группалары яшәвенә һәм хәрәкәт итүенә ышандык. Бу группаларның үзләрен сиздерми калган көннәре булмый иде. Без аларны үзебезнең лагерьда да көннән-көн ешрак күрә башладык — алар безнең разведчикларыбыз белән киләләр дә отрядта калалар иде.
Әнә шулай итеп, безгә сәламәтлеге бик үк яхшы булмаса да, партизанлык итү өчен ике улы белән урманга китәргә булган олы яшьтәге кеше, Виры авылының Демьян Денисович Примак килде. Алар өчесе дә винтовкалар белән коралланганнар һәм шактый гына патрон запаслары да бар иде.
— Халыкны интектерүләренә түзеп торып булмый,— диде Демьян Денисович. Кечерәк гәүдәле һәм күп эшләүдән бөкрәйгәнрәк җилкәле булуына карамастан, ул үзенең әле мыек та чыкмаган уллары арасында горур басып тора.
Ясногорки авылы тирәләрендә разведчикларга авыл егете Поликарп Вознюк очраган. Аның белән тагын биш егет булган. Алар засадада утырганнар һәм, партизаннарны очратуына ышанганнан соң, ул аларны чакыртып алган.
Егетләр төрле авыллардан булганнар һәм башта, корал табу һәм көрәш башлау юлларын эзләп, берәм-берәм генә йөргәннәр.
Бу юлга беренче булып баскан Иван Лойчиц башта Поликарп Вознюкны, аннары Семен Еленцны очраткан. Егетләр икесе дә комсомоллар икән. Шунлыктан Лой- чиц аларга бик рәхәтләнеп ышанган. Аннары аларга тагын бер иптәш, аннан соң тагын икәү кушылган.
Беренче өч винтовканы урман каравылчыларыннан тартып алганнар, тагын өч винтовка һәм алар өчен дүрт йөз патрон алты авыл белән «идарә итүче» һәм яшьләрне фашистлар каторгасына куып алып китүче ССчыга засада ясау нәтиҗәсендә кулга төшерелгән. Могҗиза белән генә котылып калган ССчы үзе шунда ук район үзәге Клесовога киткән һәм шуннан соң үз «участогында» күренмәгән. Селище авылында алар, алтаулап, бер группа полицайларны коралсызландырганнар һәм шуның белән аларны бу авылдан озакка биздергәннәр.
Шулай итеп, Вознюк, Лойчиц һәм башкалар, дошманга ул кадәр үк зур зыян китермәсәләр дә, аларны куркуга салганнар һәм, иң әһәмиятлесе, кулларына корал төшергәннәр. Бу корал исә аларга киләчәктә бик ярады.
Разведчиклар аларны отрядка алып килделәр. Барысының да — разведчикларның да, егетләрнең дә — йөзләре шат иде. Аннары алар ничек танышулары, берберләрен ничек сыйлаулары турында бик озак итеп сөйләделәр: разведчиклар егетләрне — партизаннарның үзләре әзерләгән колбаса һәм папирос белән, ә тегеләре — икмәк һәм самосад-махорка белән сыйлаганнар.
Яңа килүчеләр авылларда күп кешеләрнең партизанлыкка китәргә теләүләрен сөйләделәр; аларны семьяларының язмышы гына борчый, чөнки партизанлыкка китсәләр, аларның семьялары дошман кулыннан әлбәттә һәлак булачак.
Билгеле, без Демьян Денисович Примактан да, Воз- нюктан һәм аның егетләреннән дә бу тирәләрдә, безнекеннән башка, нинди дә булса партизаннар отряды белмисезме, аерым алганда жандармерия шефы машинасына булган һөҗүм турында ишетмәдегезме, дип сораштык. Ләкин алар бу турыда бездәй' артык белмиләр иде.
Ләкин, озак та үтмәде, бу табышмакны белергә мөмкин булды.
Дүрт партизан разведкага китте. Аларга аэродром итәрлек мәйдан табарга задание бирелгән иде.
Бу дүрт кешегә җитәкче итеп Ереванда туган Саргсян фамилияле, Наполеон исемле бер яшь партизан билгеләнде; ул кыю кеше, ләкин мавыгучан, аның кызулык белән саксызлык эшләп ташлавы мөмкин. Бу юлы да шулай булган. Лагерьга кайтышлый, Наполеон, кинәт керәсе килеп, иптәшләре белән бергә, таныш булмаган бер авыл янында тукталган.
— Сез мине көтеп торыгыз,— дигән ул разведчикларга,— мин бик тиз! Нәрсә барын гына карыйм да кире киләм.
Билгеле, бу акылсыз адым булган. Яшькелт-сары төстәге гимнастерка белән чалбар, йолдызлы пилотка киеп таныш булмаган авылга барып кер инде! Шунда немецлар яки милләтчеләр очраса — исән котылу юк бит.
Озак уйлап тормыйча, Саргсян «маскировка» ясаган: пилоткасын йолдызы белән артка әйләндереп кигән дә автоматын иптәшенә биргән.
Авыл башындагы өй янында аңа туктарга туры килгән. Ул ниндидер бер кешене күргән. Теге кеше өй тәрәзәсенә ишарә ясаган. Аннан тагын бер кеше чыккан. Саргсян, моны засада дип уйлаган да, кире элдерткән. Билгёсез кешеләр аны куа башлаганнар. Калкулыктан күзәтеп торган разведчиклар, Саргсянны куып килүләрен күреп, ятканнар һәм коралсыз иптәшләрен ут белән сакларга җыенганнар.
Ләкин шул вакыт алар куып килүчеләрдән берсенең шактый тыныч тавышын ишеткәннәр:
— Әй, егет, тукта әле, сөйләшик әле!
Саргсян, урман буена йөгереп барып җиткән дә, партизаннардан үзенең автоматын алып, атарга хәзерләнгән.
— Куй әле автоматыңны!—дип кычкырган аны куып килгән кешеләрнең берсе. Аның разведчиклар янына тыныч кына килүе Саргсянны айнытып җибәргән.
Ул автоматын төшергән һәм каршында алсу битле, таза гына гәүдәле егетне күргән. Егет аңа:
— Пилоткаңны әйләндереп ки әле!—дигән.— Син йөгерә башлагач, мин үзем дә тынычландым: йолдызы булгач, безнеке инде, дип уйладым. \
— Шулай да булсын ди,— дип җавап кайтарган Саргсян, ләкин һаман автоматын кулыннан төшермәгән. Ул бөтенләй аптырашта калган.
— Минем исемем Николай Струтинский,— дигән теге кеше.— Командирыгызга әйтегез, мин аның белән сөйләшергә телим. Минем монда кечкенә генә партизаннар группасы бар.
Алар тиздән күрешү турында сүз куешканнар. Аерылышканда Струтинский Саргсянга бүләк итеп трофейга алынган көмеш кылыч биргән. Разведчиклар ераклашкач, Саргсян, артына борылып карап, таза гәүдәле Струтин- скийның басып торганын күргән. Егет, аларның артыннан карап, кал